Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

2020 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н. В. Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре һәм  Түбән Кама суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән күчмә семинар-киңәшмә үткәрелде

Семинар-киңәшмә эшендә шулай ук җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Л.Р. Әлмөхәммәтов һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Э. Л. Ишмөхәммәтова катнаштылар.

Киңәшмә барышында җәмәгать судьяларының суд участоклары эшчәнлегенең актуаль һәм проблемалы мәсьәләләре, аерым алганда, почта хезмәтләренә бюджет акчаларын рациональ һәм экономияле тоту, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаятьләр булу, башкару дисциплинасы һәм матди-техник тәэмин ителеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Семинар-киңәшмә ахырында Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе оешуның 20 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина чыгыш ясады. Рагозина Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аерым хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Югары Судының Рәхмәт хатларын һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International