Министрлык коллегиясе утырышы

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә «Башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеге: проблемалар һәм аларны чишү юллары» дигән темага Министрлык коллегиясе утырышы узды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының юридик хезмәтләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары урынбасарлары, җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов  «Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеге турында» һәм Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының нормалар иҗат итү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге турында» докладлар белән чыгыш ясадылар.

«Кама Тамагы муниципаль районы җирле үзидарә органнарының норма иҗат итү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән үзара хезмәттәшлеге турында» татар телендә доклад белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.А.Габидуллин чыгыш ясады.

Министрлык коллегиясе утырышында Республика хөкүмәтенең закон проектлары белән эш итү, нормалар иҗат итү эшчәнлеген координацияләү һәм республика башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу, Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып бару, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Коллегия утырышы ахырында норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча өйрәнү семинары узды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International