29 июльдә Казан Кремленең Пушечный двор комплексында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Җирле үзидарәне торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.