Татарстан Республикасы Азнакай, Әлмәт һәм Лениногорск суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә.

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

2020 елның 5 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Азнакай, Әлмәт һәм Лениногорск суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән күчмә семинар-киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмә барышында җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегенең актуаль һәм проблемалы мәсьәләләре, аерым алганда, почта хезмәтләренә бюджет акчаларын рациональ һәм экономияле тоту, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаятьләр булу, башкару дисциплинасы һәм матди-техник тәэмин ителеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Семинар-киңәшмә ахырында Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе оешуның 20 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, юстиция министры урынбасары Н. В.Рагозина Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аерым хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Югары Судының Рәхмәт хатлары һәм  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ведомство бүләкләре белән бүләкләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International