Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурслар

2020 елның 7 августы, җомга

2020 елның 6 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар узды.

   Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәүче консультанты вазыйфасын биләүгә конкурста катнашу өчен 6 претендент гариза биргән, шуларның икесе конкурска килмәгән. Конкурс комиссиясе карары белән Садыйкова Эльвира Вилус кызы җиңүче дип танылды.

    Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасына  конкурста катнашу өчен 3 претендент гариза биргән, шуларның берсе конкурска килмәгән. Конкурс комиссиясе карары белән җиңүче билгеләнмәде.

Конкурс комиссиясе шулай ук түбәндәгеләрне вазыйфаларның әйдәүче төркеменә кертелгән вазыйфаларга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Аппаратының кадрлар резервы составына кертү турында карар кабул итте:

Лаврентьева Елена Сергеевнаны;

Шакирова Лилия Айдар кызын.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы әгъзасы В.А. Гуревич катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International