«Түләүсез юридик ярдәм» мәгълүмат системасында эшләү» темасына укыту семинары

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасында катнашучылар белән «Түләүсез юридик ярдәм» мәгълүмат системасында эшләү» темасына укыту семинары үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, аларга караган учреждениеләр һәм адвокатлар дәүләтнең түләүсез юридик ярдәм системасында катнашалар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 22 октябрендәге 953 номерлы карары белән «Түләүсез юридик ярдәм» мәгълүмат системасы турында Нигезләмә расланды. Мәгълүмат системасының төп бурычлары - түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән гражданнар реестрларын, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен, граждан статусын раслау өчен ведомствоара запросларны, шулай ук статистик характердагы хисапларны формалаштыру.

Семинар барышында мәгълүмат системасында эшләгәндә барлыкка килә торган кыен мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә катнашучыларга методик ярдәм һәм аны тулыландыру өлешендә ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International