Бүген юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов «Эфир» телеканалында «Тема» программасында «Татарстан Республикасында коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарындагы үзгәрешләр турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көннән театрлар, кинолар, цирклар, концерт заллары һәм аквапарклар эше рөхсәт ителгән, әмма аларның тулылык дәрәҗәсе 50% тан да артыргатиеш түгел.
Моннан тыш, Роспотребнадзор идарәсенә алдан хәбәр ителгән очракта, ачык мәйданчыкларда – бер үк вакытта 100дән артмаган кеше катнашында һәм биналарда – 50дән артмаган кеше катнашында ял, күңел ачу чараларын үткәрү рөхсәт ителә. Трибуналарның тулылык дәрәҗәсе 25% тан да артмаган очракта спорт чараларын үткәрү, шулай ук биналарда 50дән дә артмаган кеше составында банкет хезмәте күрсәтү дә рөхсәт ителә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, перчаткаларны мәҗбүри киеп йөрү гамәлдән чыгарылган.
Чикләүләрне бетерүнең 3 нче этабы турында тулырак бүген 19:40 сәгатьтә «Эфир» телеканалында карагыз.