«100% ТАТАРСТАН» интеллектуаль эшлекле киңлек

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлекэшләтеп җибәреләчәк.

«100% ТАТАРСТАН» - гражданнарны, бизнес вәкилләрен, хакимият вәкилләрен һәм алдынгы экспертларны берләштерүче түләүсез коммуникация платформасы.

2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр «100% ТАТАРСТАН» интеллектуаль эшлекле киңлеге эфирында:

- 300 сәгатьтән артык уникаль контент

- 21 тематик юнәлеш (IT-индустрия, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, туризм, циркуляр икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, биотехнологияләр һ. б.)

- Россия экспертлары һәм халыкара экспертлар

Бөтен дөньядан булган катнашучылар  www.100tatarstan.com аша трансляциягә кушыла алачак. Эшлекле программа инглиз һәм татар телләренә синхрон тәрҗемә белән ачык булачак.

Тулырак мәгълүмат: 100tatarstan.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International