Муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика муниципаль районнарында яшәүчеләр өчен башкарма производство турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча онлайн-режимда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.

Онлайн-чара барышында хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән муниципаль районнар гражданнары үз сораулары кысаларында спикерлардан консультация алдылар.

Чарада Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Елена Варфоломеева, ТР буенча Суд приставларының территориаль бүлекләре вәкилләре, шулай ук ТР Адвокатлар палатасы вәкиле Кристина Матвеева катнашты.

Видеоконференциядә Апас, Буа, Лениногорск һәм Түбән Кама муниципаль районнары халкы актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International