Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының экспертлар советы утырышын уздырды.
Экспертлар советы түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектларын хуплады:
"2021 елга Татарстан Республикасында хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү турында" Татарстан Республикасы законы проекты хакында;
"Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2021 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында" Татарстан Республикасы законы проекты хакында;
"Җир асты байлыклары турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" Татарстан Республикасы законы проекты турында;
"Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзерлек буенча Россия Федерациясе вәкаләтләрен бирү турында" Татарстан Республикасы законы проекты хакында.