21-24 сентябрьдә "KAZAN DIGITAL WEEK-2020" масштаблы халыкара форумы узачак. Чараның максаты – Россиядә ел саен уздырыла торган иң зур онлайн, аннары оффлайн мәйданчыклар булдыру, аның кысаларында цифрлы технологияләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр, эшләнмәләр һәм экспертизалар тупланачак.
Чара технологик юнәлешләрнең киң спектрын колачлаячак:
- интеллектуаль транспорт системалары;
- ситуацион үзәкләр;
- киберкуркынычсызлык;
- инновацияләр;
- финтех.
Тулырак мәгълүмат: kazandigitalweek.com