Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Лаеш район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев белән берлектә республиканың Лаеш суд районы буенча җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә уздырды. Аның барышында җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегендә килеп чыга торган актуаль һәм кыен мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Семинар ахырында дүрт хезмәткәргә Татарстан җәмәгать юстициясенең 20 еллыгы уңаеннан бүләкләр тапшырылды.
Надежда Рагозина Аксубай суд районы буенча җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләре өчен дә семинар уздырды, аннары Хәсән Туфанның музей-йортында булды, анда Аксубай суд районы буенча җәмәгать судьясы аппаратының өч хезмәткәренә бүләкләр тапшырылды.