"Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" россиякүләм конкурсының республика этабы"

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

"Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" конкурсы 2000 елдан башлап ел саен, ике этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәдә социаль партнерлык яклары катнашында үткәрелә.

Конкурсны үткәрүнең төп максаты булып оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итү мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, иң яхшы социаль проектларны һәм социаль партнерлык формаларын үстерү тора.

Конкурста оештыру-хокукый формасына, милек формасына һәм икътисадый эшчәнлек төрләренә бәйсез рәвештә Россия юридик затлары (шул исәптән чит ил капиталы катнашында юридик затлар), шулай ук, аларны гамәлгә куйган юридик затлар белән килешенеп, аларның филиаллары да катнаша ала. Конкурста катнашу бушлай.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 15 сентябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Волгоград ур., 47 йорт.

Тулырак мәгълүмат ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында һәм (843) 557-21-23 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International