Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина республиканың Зеленодольск суд районы буенча җәмәгать судьялары участокларында булды, анда хезмәткәрләр белән эшлекле киңәшмә уздырды.
Киңәшмә барышында җәмәгать судьяларының суд участоклары эшчәнлегенең актуаль һәм проблемалы мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен Татарстан җәмәгать юстициясе оешуның 20 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан истәлекле билгеләр белән бүләкләделәр.
Юстиция министрлыгы коллегаларына күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә эшендә уңышлар тели!