Дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр стажировка уза

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов бүген республиканың дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Норматив хокукый актлар проектларын әзерләү» темасына квалификация күтәрү курсларын ачуда катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов һәм КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов катнашында узды.

Курс программасы катнашучылар тарафыннан 72 сәгатьлек көндезге блокны үзләштерүне күздә тота. Уку нәтиҗәләре буенча электрон тест формасында йомгаклау аттестациясе каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International