Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы узды

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Заһидуллин рәислегендә «2020 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча эше турында» коллегия утырышы узды.

Республика җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, мәгълүмати һәм оештыру ягыннан тәэмин итү һәм судка мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыру буенча алып барыла торган эш турында үзенең докладында юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина сөйләде.

Чара барышында шулай ук Татарстан Республикасы Судьялар советы рәисе Роман Гафаров чыгыш ясады, ул Татарстан җәмәгать судьялары эшчәнлегендә очрый торган актуаль мәсьәләләр турында сөйләде.  Роман Фәһимович үз чыгышында республиканың җәмәгать юстициясе эшчәнлеге өчен тиешле шартлар тудыру өлешендә уртак эшнең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

Элегрәк билгеләп үтелгәнчә, 2020 нче ел республиканың җәмәгать юстициясе өчен аеруча әһәмиятле ел. Җәмәгать судьялары саны артты, Казан шәһәренең Совет районында өстәмә 2 участок төзелде, аларның берсе капиталь ремонттан соң яңартылган бинада урнашты, аны агымдагы елның августында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да карап китте.  Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институты оешуның 20 еллыгы да әһәмиятле вакыйга булып тора. Бәйрәм датасы кысаларында Министрлык тарафыннан РДГХУ Казан бүлеге белән берлектә онлайн-режимда Бөтенроссия җәмәгать юстициясенең 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл оештырылды, анда шулай ук Югары суд җитәкчелеге һәм вәкилләре, Суд департаменты идарәсе, судьялар һәм Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Коллегия утырышында Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев, Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе - ТР баш суд приставы Әнвәр Закиров, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Марат Долгов, ТР Судьялар советы рәисе Роман Гафаров, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Ибраһимов катнашты.

Чара ахырында Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институтын оештыруга 20 ел тулу уңаеннан бүләкләр һәм «Татарстан Республикасы Югары Судына 150 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Бүләкләнгән коллегаларыбызны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International