Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештыра.
2020 елның 2 октябрендә республика муниципаль районнары халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Чара онлайн-режимда Zoom платформасында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак.
Чарада Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекләре, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Тулырак "кайнар линия" телефоны буенча: (843) 222-60-60.