2020 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Әлмәт һәм Лениногорск муниципаль районнарына күчмә чараларны әзерләү кысаларында Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.
Узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов тарафыннан җентекләп өйрәнүне таләп итә торган юнәлешләргә аеруча игътибар итү бурычы куелды. Моннан тыш, министр урынбасары районнарның профилактика субъектларына бу мәсьәләдә методик ярдәм күрсәтү кирәклеген билгеләп үтте.