Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллинның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре! Сезне Халыкара өлкәннәр көне – олы тормыш юлы үткән кешеләрне хөрмәтләү символы булган бәйрәм белән котлыйм!

Бу үзенчәлекле бәйрәм – өлкән буын кешеләренә фидакарь хезмәтләре, Татарстан тормышында актив катнашулары, республиканың яшь буынын тәрбияләүләре өчен зур рәхмәт белдерү өчен тагын бер сәбәп, бу чор һәм буыннар бәйләнешенең өзелмәс элемтәсе турында сөйли. Сезнең зирәклегегез һәм туган республикабызга эчкерсез мәхәббәтегез киләчәк буыннар үсеше һәм чәчәк атуы өчен ныклы терәк булып хезмәт итә.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, күңел җылысы һәм озын гомер телим.  Йортыгызда һәрчак тынычлык, иминлек булсын. Якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын тоеп,  бәхетле тормышта яшәгез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International