Татарстан Республикасы муниципаль районнары халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2020 елның 2 октябре, җомга

Муниципаль районнарда яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы Өлкәннәр көнен билгеләп узу кысаларында үткәрелде. Чара  йомгаклары буенча  5 гражданга 7 төрле мәсьәлә буенча хокукый консультация рәвешендә ярдәм күрсәтелде. 

Видеоконференциядә Казан, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алексеевск муниципаль районнары халкы да актив катнашты.

Юстиция министрлыгы чарада катнашкан өчен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Пенсия фондының  ТР бүлеге, шулай ук ТР Адвокатлар палатасы вәкилләренә рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International