Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

2020 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә:

- хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

- җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече.

http://gossluzhba.gov.ru/Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/  

Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документларны да кушып, конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан 2020 елның 26 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, 109 каб., тел. 222-60-32.

Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 12 ноябрендә булачак (якынча).
Конкурс үткәрү вакытында конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында "Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертелүгә) конкурс үткәрү турындагы нигезләмәне раслау хакында" 2018 елның 28 июнендәге 55 од номерлы боерыгы белән расланган  Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертелүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәдә каралган тест нәтиҗәләре һәм шәхси әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.
 

Кандидат тестка әзерләнү өчен "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/http://gossluzhba.gov.ru/   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International