Әлмәт муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы өйрәнелде

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Хокук бозуларны профилактикалау буенча ТР хөкүмәт комиссиясенең  эшче төркеме Әлмәт районында әлеге юнәлеш буенча эшнең торышын өйрәнде. 

Төрле ведомстволар вәкилләреннән торган эшче төркем аерым юнәлешләр буенча профилактика субъектлары эшчәнлеге белән , шул исәптән «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасы үтәлеше белән дә танышты.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов тикшерү йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде, аның барышында башлангыч нәтиҗәләр буенча фикер алышынды һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирелде. Киңәшмә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева һәм район прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев катнашында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International