Өлкәннәр декадасы кысаларында, традиция буенча, Министрлык хезмәткәрләре ведомство эшенә зур өлеш керткән ветеран-остазларны котладылар.
Хезмәткәрләр ветераннарны Министрлык коллективы исеменнән котлап, аларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет, озын гомер теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Быел рәхмәт сүзләре һәм котлаулар 21 пенсионер адресына яңгырады.