Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасында Шахмат буенча спартакиадада җиңү

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

10 октябрьдән 11енә кадәр Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре арасында Шахмат буенча спартакиада узды. Анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов шәхси зачетта җиңү яулады.

Рәүф Гарипов, Руслан Кузюров, Елена Гавриленко һәм Эльза Хәбибуллина составындагы Министрлык командасы команда зачетында 5 нче урынны яулады. Турнирда барлыгы 20 команда катнашты.

Хезмәттәшләребезне лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International