Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм квалификация имтиханы уздыру буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.

Аттестация комиссиясе карары буенча ике дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм аларга биләп торган вазыйфаларга туры китереп класслы чиннар бирү  тәкъдим ителде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 2 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, шулай ук аттестацияләнүче 2 кеше – өстәмә һөнәри белем алу шарты белән, биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы Минфаик Вафин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры Әнәс Гатауллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International