«Берләшмә» форумы

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы 2 һәм 3 ноябрьдә «Берләшмә» йомгаклау форумын үткәрә.

«Берләшмә» форумы — социаль проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру сыйфатын арттыру һәм секторара хезмәттәшлекне үстерү өчен җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында өч яклы диалог өчен ачык эш мәйданчыгы.

Форумда катнашу өчен граждан активистлары, коммерцияле булмаган оешмалар, социаль эшкуарлар, бизнес-бергәлекләр һәм ММЧ вәкилләре, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре чакырыла. 

2020 елда, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә һәм катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, форум күбесенчә онлайн-форматта, персонализацияләнгән digital-платформа аша узачак.

Анда катнашуга форум сайтында  гариза бирергә, программа һәм тулырак мәгълүмат белән дә шунда танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International