23-24 октябрьдә "Мәскәү" мәдәни үзәге мәйданчыгында республиканың юридик клиникалары һәм юридик үзәкләре белгечләре өчен мәктәп-семинар узды.
Чарада 25 спикер-эксперт катнашты, аларның берсе Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов булды. Семинарда шулай ук республиканың 8 юридик клиникасы һәм 2 юридик үзәге вәкилләре катнашты.
Семинар программасы тыңлаучыларны түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча хокукый консультация бирү нигезләренә өйрәтүгә, бердәм тәртип һәм хокукый ярдәм күрсәтү регламентын формалаштыруга нигезләнгән иде һәм юридик клиникалар күрсәтә торган ярдәмнең сыйфатын күтәрү максатында уздырылды.
Программа кысаларында анда катнашучыларга консультация кысаларында хокукый консультация бирү һәм мәгълүматны эшкәртү нигезләре буенча лекцияләр һәм мастер-класслар уздырылды, республиканың әйдәп баручы юристлары белән берлектә практикада килеп туган мәсьәләләр буенча төрле кейслар булдырылды.