Җәмәгать судьялары аппаратларына яңа кабул ителгән хезмәткәрләр өчен стажировка мәйданчыгы

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Республиканың җәмәгать судьялары аппаратларына яңа кабул ителгән хезмәткәрләр өчен бүген «Һөнәргә кереш» программасы буенча чираттагы стажировка мәйданчыгы уздырылды. Программа үз эченә эш башкару, архив эшен алып бару мәсьәләләре буенча теоретик материалларны, шулай ук «Җәмәгать судьялары» программа комплексында эшләү буенча методик күрсәтмәләрне ала.

Барлык 55 тыңлаучы өчен укулар онлайн режимда үткәрелде, бу пандемия чорында барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International