Бүген «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта технопаркның коррупциягә каршы сәясәте кысаларында тормышка ашырыла торган коррупциягә каршы көрәш буенча чара узды.
Министрлыкның түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов, спикер буларак чыгыш ясап, хезмәткәрләргә республикада коррупциягә каршы торуның хокукый нигезләре һәм «2015-2023 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы турында сөйләде.
Хезмәткәрләргә ИТ-паркта коррупциягә каршы сәясәтнең нинди чаралары кулланылуы, шулай ук вазыйфаи бурычларны башкарганда мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яки китерә ала торган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү очраклары турында сөйләделәр.
Чарада шулай ук ИТ-парк директорының беренче урынбасары Руслан Власов, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов чыгыш ясадылар.