Сарман һәм Зәй суд районнары җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмә

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина эш визиты белән Сарман һәм Зәй суд районнары җәмәгать судьялары участокларында булды.

Надежда Рагозина Сарман районы буенча җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә үткәрде, киңәшмә барышында җәмәгать судьяларының суд участоклары эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Семинар ахырында хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Югары Суды бүләкләре һәм Татарстан җәмәгать юстициясенең 20 еллыгы уңаеннан Юстиция министрлыгы бүләкләре тапшырылды. Чара Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Сарман район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов катнашында узды.

Надежда Рагозина Зәй суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән дә семинар уздырды, анда шулай ук Татарстан җәмәгать юстициясенең 20 еллыгы уңаеннан бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International