ТР Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс игълан ителде

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасына конкурс игълан ителә.

Квалификация таләпләре: инженер-техник әзерлек юнәлеше буенча яки "Икътисад һәм идарә" әзерлек юнәлеше буенча югары белем.

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/ http://gossluzhba.gov.ru/  

Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документларны да кушып, конкурс комиссиясе секретарена 2020 елның 2 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырыла:
Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 222-60-32.

Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 18 декабрендә (якынча) узачак.


Конкурс үткәрү барышында конкурс комиссиясе кандидатларга "Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәне раслау хакында" Татарстан Республикасы юстиция министрының 2018 елның 28 июнендәге 55 од номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс үткәрү турындагы нигезләмәдә каралган конкурс биремнәре (тест, индивидуаль әңгәмә, анкеталау, документ проектын әзерләү, практик бурычларны хәл итү) нәтиҗәләре нигезендә (https://minjust.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_230921.pdf) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 31 мартындагы 397 номерлы карары белән расланган дәүләт органнарының кадрлар резервына кертелүгә Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрүнең бердәм методикасы нигезендә бәя бирә. 

Кандидат тестка әзерләнү өчен "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/http://gossluzhba.gov.ru/   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International