Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды. Конкурста катнашу өчен 10 дәгъвачы гариза биргән, шуларның өчесе конкурска килмәгән.
Конкурс комиссиясе карары белән конкурста җиңүче дип Шәйдуллина Миләүшә Ринат кызы танылды.
Конкурс комиссиясе шулай ук вазыйфаларның әйдәп баручы төркеменә кертелгән вазыйфаларга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Аппаратының кадрлар резервы составына кертү турында карар кабул итте:
Аверьянов Антон Дмитриевичны;
Альсеитов Антон Евгеньевичны;
Майорова Дарья Олеговнаны;
Сабитов Ренат Эдуард улын;
Чумаков Сергей Петровичны.