Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Биектау районында хокук бозуларны профилактикалау эше белән танышты

2020 елның 13 ноябре, җомга

 Хокук бозуларны профилактикалау буенча республика хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Биектау районында күрсәтелгән юнәлеш буенча эшнең торышын өйрәнде.

Төрле ведомстволар вәкилләреннән торган эшче төркем аерым юнәлешләр буенча хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеге белән танышты. 2017-2020 елларга Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалауның комплекслы программасын үтәү эшчәнлеге дә өйрәнелде.

Тикшерү ахырында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов киңәшмә барышында башлангыч нәтиҗәләр ясады һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирде. Киңәшмә шулай ук район башлыгы Рөстәм Галиулла улы, район башлыгы урынбасары Әнәс Шәүкәт улы, Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Фәрит улы һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International