Юстиция министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында «Буревестник» спорт комплексында узган йөзү ярышларында катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Министрлык командасы вәкилләре Адель Сафин, Илфат Мингалимов, Линар Әлмөхәммәтов һәм Константин Арсланов җиденче урынны яуладылар, бу биш спорт төре буенча гомумкоманда зачетында таблицада дүртенче урынга менәргә мөмкинлек бирде.
Алда волейбол буенча йомгаклау ярышлары көтелә, алар нәтиҗәсендә очколар тулысынча бүленәчәк һәм 2020 елгы Спартакиада җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнәчәк.