Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары оешуның 20 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Казан шәһәре җәмәгать судьялары суд участоклары хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
ТР Югары Суды һәм Суд департаментының ТР идарәсенең, шулай ук Юстиция министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын суд участокларында 15 елдан артык эшләгән хезмәткәрләргә тапшырдылар.
Юстиция министрлыгы коллегаларын лаеклы бүләкләре белән котлый! Хезмәткәрләргә күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм һөнәри эшчәнлектә уңышлар телибез!