Халыкара инвалидлар көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узачак

2020 елның 27 ноябре, җомга

2020 елның 4 декабрендә 10.00 сәгатьтә Халыкара инвалидлар көне кысаларында Юстиция министрлыгы I, II һәм III төркем инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәк.

Хокукый консультациядә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Медик-социаль экспертизаныж ТР буенча баш бюросы» ФКУ,  РПФның ТР буенча бүлеге һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Чара Zoom платформасында онлайн-режимда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International