Хөрмәтле юридик берләшмә вәкилләре!
Һөнәри бәйрәм - Юристлар көне белән котлыйм!
Бүгенге көндә законнарны төгәл үтәү, конституцион хокукларны һәм ирекләрне нәтиҗәле гамәлгә ашыру, җәмгыятьтә югары хокукый культураны һәм хокук аңын үстерү юридик берләшмә вәкилләренең намуслы эшчәнлегенә бәйле. Юрист һөнәре югары җаваплылык һәм тирән белем, объективлык һәм гаделлек таләп итә.
Намуслы хезмәт, актив гражданлык позициясе, юридик өлкәдә эшләүчеләргә хас принципиальлек һәм максатчанлык нәтиҗәсендә шәхес һәм дәүләт мәнфәгатьләре балансы саклана, бу республиканың тотрыклылыгын һәм хокукый тәртибен ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертә.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, һөнәри бурычыгызны үтәүдә уңышлар, яңа һөнәри үрләр яулавыгызны, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим!