Казан Ратушасында Татарстан Республикасының "Ел юристы" юридик премиясен, Г. Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен, Мактау грамоталары һәм Рәмәт хатларын тапшыру тантаналары узды. Премияләр юриспруденция өлкәсендәге казанышлар өчен ел саен тапшырыла һәм күпьеллык намуслы хезмәт һәм һөнәри эшчәнлектә югары казанышлар күрсәткече булып тора.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин "Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү" номинациясендә премияне Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең хокук бүлеге башлыгы урынбасары Наталья Борисовага тапшырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Сәет улы Нәфыйков чараның хөрмәтле кунаклары булдылар.