Юстиция министрлыгында республиканың тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында "Үз һөнәрендә иң яхшысы" исеменә ел саен уздырыла торган конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде:
"Авыл җирлекләреннән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы хезмәткәр" номинациясендә:
Турнина Ольга Анатольевна, (Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты);
"Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре" номинациясендә:
беренче категория буенча - Ненад Елена Александровна (Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты);
икенче категория буенча - Молоствова Ольга Евгеньевна (Казан шәһәре административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру идарәсе).
Катнашучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!