15 декабрьдә ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда Мамадыш муниципаль районында җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыруның барышы хакында контроль мәсьәләләр каралды.
Утырышта министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты, ул Мамадыш районы җирле үзидарә органнары тарафыннан районның административ комиссиясе эшчәнлеген оештыру буенча республика вәкаләтләрен башкаруны контрольдә тотуны гамәлгә ашыру буенча өстәмә мәгълүмат белән чыгыш ясады, аның эше Комитет тарафыннан хупланды.