Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов бүген «Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру» темасына муниципаль контрольне гамәлгә ашыруга вәкаләтле юридик хезмәтләр хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен видео аша кабул итү уздырды.
Чарада Росреестрның ТР буенча идарәсенең геодезия һәм картография дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Аркадий Белкин, Министрлыкның җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең хокук эше бүлеге башлыгы Алсу Сафина, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Илдар Хәлилов катнашты.
Кабул итү барышында төрле өлкәләрдә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру, контроль тикшерүләр үткәрү һәм аларның нәтиҗәләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре каралды. Росреестрның ТР буенча идарәсе, Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы вәкилләре бирелгән сорауларга җавап бирделәр, законнардагы үзгәрешләр һәм хокук куллану практикасы белән таныштырдылар.