Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина бүген Роман Гафаров рәислегендә узган Татарстан Республикасы Судьялар советының чираттагы утырышында катнаштылар.
Рөстәм Заһидуллин 2020 елда республиканың җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, оештыру-методик һәм финанс ягыннан тәэмин итү өлешендә Министрлык эшенә йомгак ясады.
Министр шулай ук 2021 елда Татарстан җәмәгать судьялары участокларын «Правосудие» дәүләт автоматлаштырылган системасына тоташтыру планлаштырылуы турында сөйләде. Аны куллану элемтәне саклау каналларын төзергә, суд приставлары хезмәте һәм башка дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк. Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, системага тоташу 2022 елда гражданнарның видеоконференцэлемтә ярдәмендә суд утырышларында катнашуларын оештыру мөмкинлеген бирәчәк, бу, һичшиксез, җәмәгать судына мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен дә, суд хезмәткәрләре өчен дә актуаль.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Судьялар советы Министрлыкның 2020 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди һәм техник тәэмин итү буенча эшенә уңай бәя бирде.