Җирле үзидарә турындагы законнардагы үзгәрешләр турында

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 28 һәм 33 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 2 декабрендәге 83-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.

№ 83-ТРЗ закон зур габаритлы транспорт чарасына автомобиль юллары буенча хәрәкәт итүгә махсус рөхсәт бирүнең аерым мәсьәләләрен аныклый: 2021 елның 21 июленнән әлеге рөхсәт юл хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтү һәм дәүләт милке белән идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыручы башкарма хакимиятнең федераль органы тарафыннан гына биреләчәк. 2021 елның 21 июленнән рөхсәт электрон формада да рәсмиләштереләчәк, ә 2023 елның 1 гыйнварыннан рөхсәт кәгазьдә бөтенләй бирелмәячәк.

2020 елның 3 декабреннән төбәк, җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы түләүле автомобиль юлларыннан, мондый автомобиль юлларының түләүле участокларыннан йөргән өчен түләү алу тәртибе «Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2007 елның 8 ноябрендәге 257-ФЗ номерлы Федераль законның 40 статьясындагы 12 өлешендә билгеләнгән таләпләр нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, җирле үзидарә органнары тарафыннан раслана.

83-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2020 елның 3 декабрендә бастырып чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International