Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге актив эшен дәвам итә, анда нинди категориядә булуларына карамастан, барлык гражданнар да мөрәҗәгать итә ала. Үзәк базасында хокукый ярдәмне Министрлык белгечләре, адвокатлар һәм юридик клиникалар вәкилләре күрсәтә.
Кабул итү һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә алдан язылу буенча башкарыла. Түләүсез хокукый консультация алырга һәм Үзәктә кабул ителүгә 222-60-60 кайнар линия телефоны аша язылырга мөмкин.
Түләүсез юридик ярдәм турында тулырак «Түләүсез юридик ярдәм» өстәмә битендә укыгыз.