ТР Министрлар Кабинетының Закон проектлары белән эшләү планын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Бүген министрның беренче урынбасары Айнур Галимов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елга Закон проектлары белән эшләү планын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә барышында 2021 елга ТР Министрлар Кабинетының Закон проектлары белән эшләү планына кертелгән, аларның Татарстан Республикасы Дәүләт Совета кертелү сроклары 2021 елның  I кварталына билгеләнгән закон проектларын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы урынбасары Юлия Олонова, шулай ук республика дәүләт хакимияте башкарма органнарының юридик хезмәтләре вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International