Республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында квалификация имтиханы

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Юстиция министрлыгында республиканың җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә квалификация имтиханы уздыру буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.

Утырыш ТР Судьялар советы рәисе Роман Гафаров, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Ветераннар советы әгъзасы Виктор Гуревич, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы Минфаикъ Вафин һәм Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры Әнәс Гатауллин катнашында онлайн режимда узды.

Комиссия карары буенча өч дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм аларга биләп торган вазыйфаларына туры китереп класслы чиннар бирү тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International