Бүген онлайн-режимда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру һәм мондый контрольнең нәтиҗәлелеге турында җирле үзидарә органнары тарафыннан докладлар проектларын әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
«Тиешле эшчәнлек өлкәләрендә дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашыру һәм мондый контрольнең (күзәтчелекнең) нәтиҗәлелеге турында докладлар әзерләү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның13 августындагы 676 номерлы карары нигезендә җирле үзидарә органнары ел саен муниципаль контрольне гамәлгә ашыру һәм мондый контрольнең нәтиҗәлелеге, шулай ук аларны гамәлгә ашыру җирле үзидарә органнарына бирелгән региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру һәм мондый контрольнең нәтиҗәлелеге турында докладлар әзерли.
Җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларына әлеге докладларның формасын тутыру буенча җентекле аңлатмалар бирелде, мәгълүмат әзерләгәндә төп хаталарга аерым игътибар бирелде.
Презентация материаллары белән "Файдалы мәгълүмат" бүлегендә танышырга мөмкин»