«Түләүсез юридик ярдәм һәм Хокукый белем бирүнең бердәм дәүләт порталы» ярдәмче системасын булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2021 елның 2 феврале, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин РФ Юстиция министрлыгы һәм «Россия Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәге» федераль бюджет учреждениесе вәкилләре белән РФ субъектларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү мәсьәләсе буенча онлайн-режимда очрашу уздырды.
 
РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан «Хокукый белем бирүнең һәм түләүсез юридик ярдәмнең бердәм дәүләт порталы» ярдәмче системасын булдыру буенча эш алып барыла, аның эш концепциясен РФ Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәге директоры Юрий Доценко тәкъдим итте.
 
Рөстәм Заһидуллин, үз чиратында, Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм һәм хокукый агартуны оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, ТЮЯ мәгълүмат системасының эшләве һәм республикада хокукый ярдәм күрсәтүче дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган системаларда катнашучылар белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International