Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина бүген эш сәфәре белән Буа суд районы җәмәгать судьялары участокларында булды.
Надежда Рагозина хезмәткәрләре белән җәмәгать юстициясе мәсьәләләре турында фикер алышты, агымдагы елга өстенлекле бурычларны билгеләде. Семинар-киңәшмәдә республиканың Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы суд районнары аппаратлары хезмәткәрләре дә катнашты.
Киңәшмә ахырында суд системасында 15 һәм аннан да күбрәк еллар эшләгән хезмәткәрләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.