Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышын үткәрде.
Утырыш барышында «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон һәм «Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектлары каралды.
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча аны кабул итүне нигезләүне эшләп бетерү кирәклеге билгеләп үтелде. «Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектына карата кисәтүләр юк.